news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 23 яшьлек җәяүлене бәрдерү шаһитларын эзлиләр

Казан Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә чакыра.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”). Казанда җәяүлене бәрдерү шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 1 августта Комиссар Габишев урамының 25-нче йорты ишегалдында була. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

15.40 сәгатьтә биредә юлны аркылы чыгучы 23 яшьлек егетне бәрдерәләр. Юл йөрү кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, машина йөртүче һәлакәт урыннан кача. Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүленең сул тез буыны, сул боты җәрәхәтләнә, сул табанының сеңерләре тартыла.

Казан Дәүләт автоинспекциясе һәлакәт шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot