news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 23 яшьлек егетне 250 мең сумга алдаганнар

Ике ел элек 40 яшьлек ир-ат эшкә урнашырга ярдәм итү өчен акча алган, әмма булышмаган.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Полиция хезмәткәрләре мошенниклыкта шикләнелүче 40 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 яшьлек ир-ат хокук саклау хезмәткәрләренә сөйләвенчә, 2016 елның көзендә танышыннан шәһәрнең бер дәүләт учреждениесенә эшкә урнаштыруын сораган. Ир-ат ярдәм итү өчен 250 мең сум акча сораган, тегесе түләгән.

Көтеп тә эш турында уңай хәбәр булмагач, акчасын кире сораган. Алган ир-ат кайтарып бирергә ышандырган, әмма кайтармаган.

“Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта шикләнелүче ир-аттан сорау алынган һәм беркая да чыгып китмәү турындагы гариза белән җибәрелгән. Эшне тикшерү дәвам итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100