Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 23 меңнән артык кеше балалар бакчаларында, мәктәпләрдә хәләл ашатуны оештыруны сорый
Татарстан мөфтияте "Хәләл" стандарты комитеты җитәкчесе Марат Низамов Казан шәһәре Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе урынбасары Илшат Сәлахов белән очрашты
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтиятенең "Хәләл" стандарты комитеты җитәкчесе Марат Низамов Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе урынбасары Илшат Сәлахов белән очрашты.
Әлеге очрашуда сүз башкала мәктәпләрендә, балалар бакчаларында хәләл ашатуны оештыруга кагылышлы мәсьәләләр турында барды. Илшат Сәлахов сүзләренә караганда, хәләл ашатуны оештыру өчен, иң беренче чиратта, мәктәпләрдәге, балалар бакчаларындагы ата-аналар комитетларының турыдан-туры департаментка мөрәҗәгать итүләре мөһим.
Марат Низамов Илшат Сәлаховка Казан шәһәре буйлап җыелган имзаларның күчермәсен тапшырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләренә хәләл меню кертүне сорап, 23 меңнән артык имза җыелды, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз