news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 23 декабрьдә быелгы йомгаклау авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

ТР башкаласында быел 23 декабрьдә йомгаклау ярминкәсе узачак. Шәһәрлеләр азык-төлекне түбән бәядән сатып ала алачак. Товарларны республиканың 22 муниципаль районы һәм 18 агросәнәгать комплексы оешмасы тәкъдим итәчәк, дип яза Казан мэриясе.

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр барачак. Ярминкә мәйданчыкларының тулы исемлеге белән әлеге сылтама аша танышырга була.

Сәүдә мәйданчыкларында даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр һәм җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-27-72 (өст.84331) кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100