Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 220 миллион сумга 19 яңартылган мәктәп ашханәсе ачылачак
Быел Казанда 19 мәктәп ашханәсе яңартылачак, Татарстан бюджетыннан әлеге максатларга 220 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Биредә электр, су белән тәэмин итү, канализация челтәрләрен, вентиляция системасын яңарту һәм алыштыру хакында сүз бара. Зур күләмдә бизәкләү эшләре башкарылачак. Шуның нәтиҗәсендә мәктәп ашханәләрендә урыннар саны 456 берәмлеккә артыр дип көтелә», - диде докладчы.
Мөхәммәтшина сүзләренчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән мәктәп ашханәләрен яңарту өчен инде өч ел рәттән акча бүлеп бирелә.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты үзе дә ремонтка акча бүлеп бирә. Быел аның күләме 105 миллион сум тәшкил итәчәк.
Узган уку елында департамент 160 мең мәктәп укучысының туклануын оештырган – бу бер ел элеккегә караганда 9 меңгә күбрәк. «Шулар арасында башлангыч сыйныф укучыларының – 100, өлкән сыйныф укучыларының 18 проценты кайнар аш белән тәэмин ителде», - дип искәртте спикер.
Уку елы дәвамында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә ашырылган, шул исәптән ике мәртәбә кайнар аш белән тәэмин итү рәвешендә дә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар бушлай тукландырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз