news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 22, 28а, 89 номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрә

Үзгәрешләр 15 сентябрьдә “Милләтләр кроссы-2018” үткәрү белән бәйле.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә, Казанда “Милләтләр кроссы-2018” узган көнне 22, 28а, 89 номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрә. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзгәрешләр 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кертелә һәм Ирек мәйданы юнәлешендә, юлның Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Батурин урамы өлешендә гамәләдә булачак.

9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Кремль яр буе урамында (Декабристлар урамыннан Сәет-Галиев урамына кадәр, Кремль яр буе урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр) һәм Сәет-Галиев урамында (Кремль яр буе урамы белән киселешендә Киров дамбасы юнәлешендә) транспорт хәрәкәте чикләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100