news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 21 яшьлек кыз ут капкан фатирдан сикереп һәлак булган

Фаҗига иртән иртүк Завойский урамында булган.

Казанда 21 яшьлек кыз ут капкан фатирдан сикереп һәлак булган
шаһитлар фотосы

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 21 яшьлек кыз ут капкан фатирдан сикереп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фаҗигане күргән кешеләр хәбәр итте.

Кызның, йокы бүлмәсендә янгын чыкканын күргәч, каушап калуы һәм тәрәзәдән сикерүе дә ихтимал. Шаһитлар аның исерек булуын да әйтә.

«Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Завойский урамындагы күп катлы йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, 21 яшьлек кыз һәлак булган. Янгын сүндерүчеләр йортта яшәүче тагын өч кешене коткарган, 20 кеше урамга үзләре чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot