Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “21 гасыр” торак комплексы йортының подвалында янгын чыккан
Янгын Камалиев урамында төзелә торган 18 катлы йорт подвалын ялмап алган.
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Казанда “21 гасыр” торак комплексы йортының подвалында янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Камалиев урамында төзелә торган 18 катлы йорт подвалында чыккан янгын турында хәбәр бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген 8 сәгать 13 минутта алынды”, - диделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.
Подвалда җылыткыч материаллар януы турында прораб хәбәр иткән. Урынга Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны килгән.
Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның янәшә төзелеш корылмаларына таралу куркынычы юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз