Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 21–25 июль көннәрендә халык куллану товарлары ярминкәсе уздырыла
Казанда 21–25 июль көннәрендә халык куллану товарлары ярминкәсе – «Муллык/Изобилие» дип аталган айлык сәүдә фестивале уза. Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәрен, текстиль товарларны, ювелир, халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен, бизәнгечләр тәкъдим итә торган нокталар эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итә ала. Моның өчен ярминкәнең рәсми сайтында стендны броньларга кирәк.
21 июльдән 24 июльгә кадәр шәһәр халкын һәм башкала кунакларын фестиваль мәйданчыгында 10:00–19:00 вакыт аралыгында көтәләр. 25 июль көнне ярминкә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшләячәк.
Сәүдә фестивале Мәскәү урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Спорт сарае фойесында оештырыла.
Әлеге фестиваль, үз чиратында, җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү, шулай ук халыкның сыйфатлы товарлардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан уздырыла.
Проект Татарстан Республикасы рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Казан мэриясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз