Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 2027 елда Вертолет техникасы һәм авиация системалары халыкара салоны узачак
Киләсе елның май-июнь айларында Татарстан башкаласында Вертолет техникасы һәм авиация системалары халыкара салоны узачак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең «МАКС-2026» авиасалонын үткәрмәү турындагы карарында әйтелә. Документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.
Документта билгеләп үтелгәнчә, 2027 елда Казанда узачак авиасалонның оештыручылары итеп Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе билгеләнгән.
2025 елда «МАКС-2026» халыкара авиация-космос салоны Мәскәү өлкәсендәге Жуковский шәһәрендә узачак, дип хәбәр ителгән иде. МАКС соңгы тапкыр 2021 елда үткәрелде. 2023 елда авиасалонны 2024 елга күчерделәр, ә аннары бөтенләй үткәрмәскә булдылар.
МАКС белән беррәттән, «Гидроавиасалон-2026» халыкара күргәзмәсе һәм гидроавиация фәнни конференциясе дә үткәрелмәячәк. «Гидроавиасалон-2027» киләсе елның сентябрендә Геленджикта узачак дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз