news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2027 елда төзекләндереләчәк ишегалларында яшәүче халык белән очрашулар башланды

Казанда 2027 елда төзекләндереләчәк ишегалларында яшәүче халык белән очрашулар башланды
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан башкаласында 2027 елга каралган «Безнең ишегалды» программасы буенча шәһәр халкы белән беренче очрашулар башланды. Казанлылар үзләренең йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы беренчел өлгеләр белән таныша һәм проектлаучылар тарафыннан планнарны эшләп бетергәндә исәпкә алыначак тәкъдимнәр кертә ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышу чараларында район администрацияләре, идарәче компанияләрнең вәкилләре, подрядчылар һәм техник күзәтчелек белгечләре катнаша. Мондый алым эшчәнлекне үтә күренмәле итәргә һәм барлык якларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алырга ярдәм итә.

«Башкала халкы белән «Безнең ишегалды» программасына кагылышлы төзекләндерү проектлары буенча фикер алышуның күпьеллык тәҗрибәсе тупланды. Бу, чыннан да, нәтиҗәсен бирә торган алым. Ишегалдында бара торган хәлләрне тәрәзәдән карап тору бер нәрсә, проектта синең теләкләреңнең исәпкә алынуы – монысы инде бөтенләй башка эш. Мондый үзгәрешләрне кешеләр башкача кабул итә. Яшь гаиләләр күбрәк яши торган урыннарда кешеләр балалар өчен уен мәйданчыклары яки парковка урыннары сорый, өлкән яшьтәге кешеләр яши торган ишегалларына күбрәк эскәмияләр, чәчәк түтәлләре өчен урыннар сорала, аннары халык бу урыннарда чәчәкләр үстерә башлый. Һәм проектлаучылар проектларга әлеге тәкъдимнәрнең күбесен кертә.

Шуңа күрә без башкала халкын бу сезонда башлана торган очрашуларга чакырабыз. Соңыннан төзекләндерелгән ишегалларында рәхәтләнеп ял итү өчен үз фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне әйтергә оялмагыз», – дип мөрәҗәгать итте Казан мэры Илсур Метшин 2027 ел программасына кергән ишегалларында яшәүчеләргә.

Төзелеш сезоны башланыр алдыннан, көз көне халыкка ишегалларын төзекләндерүгә кагылышлы беренчел өлгеләр тәкъдим ителә. Җыелышларда белгечләр – архитекторлар, администрация, идарәче компания вәкилләре – нинди төр эшләр башкарылачагы, аларның кайсы вакыт аралыгында үткәреләчәге, нинди материаллар һәм җайланмалар кулланылачагы хакында сөйли.

Халык үз теләкләрен әйтә ала. Очрашулар халыктан күбрәк тәкъдимнәр җыю максатыннан оештырыла. Шәһәрлеләр проектлаучылар белән бергә киңлекне зоналарга бүлү турында фикер алыша: ял итү өчен тыныч почмакларны кайсы урынга билгеләргә, балалар мәйданчыклары яки актив уеннар өчен киңлекләрне кайда төзергә кирәклеге хәл ителә. Тәкъдимнәрнең барысы да теркәлә, аннары техник мөмкинлекләрне, инженерлык челтәрләрен, бюджетны исәпкә алып, проект эшләп бетерелә. Милекчеләр җыелышы беркетмәсе белән йомгаклау карары беркетелә.

Очрашулар расписаниесе белән программаның сайтында танышырга була. Киләсе елга программа соңгы тапкыр гамәлгә ашырыла, дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдиме белән эшләнгән «Безнең ишегалды» программасы җиденче ел гамәлгә ашырыла. Бу елны башкарылган эшләрне дә исәпкә алганда, Казанның 3172 йорт яны территориясе заманча итеп үзгәртелә. Бу 4,2 миллион квадрат метрдан артык яңартылган асфальт дигән сүз. 700 меңләп кеше әлеге күркәм «үзгәреш җилләре»н тоячак. Үзгәртү чаралары вакытында ишегалларына яңа тротуар салына яки булганы төзекләндерелә, эскәмияләр, чүп савытлары, ут баганалары, спорт һәм балалар өчен уен җайланмалары куела, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыклары яңартыла. Халык белән килешенеп парковка урыннары булдырыла.

Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча быел 100 мең кеше яши торган 420 йортның ишегалды яңартыла. Төзекләндерелгән территорияләрнең мәйданы 600 мең квадрат метрдан артып китә. 2025 елда 600 мең квадрат метр мәйдандагы 466 ишегалды төзекләндерелгән.

Казан халкы «Безнең ишегалды» программасына кагылышлы тәкъдимнәрен һәм шикаятьләрен рәсми сайтта терки яисә +7(800)275-20-20 телефон номеры буенча кайнар линия хезмәтенә җиткерә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot