Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 2026 елгы «Яңа дулкын» конкурсын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде
Татарстанда 2026 елда Казанда узачак яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» халыкара популяр музыка конкурсына әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика оештыру комитеты төзелде. Тиешле боерыкны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Оештыру комитеты музыкаль конкурска әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга тиеш. Аның карарлары нигезендә республика Рәисе һәм Хөкүмәтенең хокукый актлары проектлары эшләнәчәк.
Оештыру комитетының рәистәшләре ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Яңа дулкын» конкурсы рәисе Игорь Крутой булды.
Рәистәш урынбасарлары итеп ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнде.
Оештыру комитеты секретаре итеп Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең генераль директоры Максим Денисов билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз