Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 2026 елда Укытучы скверы һәм Мәгариф хезмәткәре йорты ачылачак
Казанда киләсе елда Укытучы скверын һәм Мәгариф хезмәткәре йортын ачу планлаштырыла. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, быел август аенда Казанда «Белем» мәгариф музее ачылды. Ул Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты бинасының беренче катында урнашкан.
«Бу — интерактив музей. Анда тарих, традицияләр һәм заманча инновацион технологияләр уңышлы рәвештә берләштерелгән. Бүгенге көнгә музейда 5 меңнән артык кеше булып китте», — диде Мөҗипов.
Ул укучыларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге музейга килергә чакырды, чөнки анда «һәркем үзе өчен яңа нәрсәләр табачак һәм мәгариф системасы турында белемнәрен киңәйтә алачак».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз