Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 2026 елда БДИ тапшыру өчен иң популяр фәннәр билгеле
Быел Казан укучылары арасында БДИ тапшыру өчен иң кирәкле дисциплиналар профильле математика, җәмгыять белеме һәм информатика булды. Барлыгы Казанның 6,7 мең чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан тапшыра, дип хәбәр итә шәһәрнең рәсми порталы.
Профильле математиканы 60,61 процент укучы сайлаган, җәмгыять белемен — 33,44 процент, информатиканы — 24,07 процент. Популяр фәннәр арасында шулай ук физика (19,57%), биология (17,29%), Чит телләр (16,46%), химия (14,17%) һәм тарих (10,47%) бар.
Унберенче сыйныф укучылары иң азы әдәбият (5,32%) һәм география (2,05%) тапшырырга ниятли.
Мәгариф идарәсендә белешмәләр алдан бирелгән дип кисәтәләр. Предметларны сайлау укучыларның язма гаризалары буенча үзгәртелергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, унберенче сыйныф укучылары өчен БДИның төп чоры — 1 июньнән 9 июльгә кадәр, тугызынчы сыйныф укучылары өчен БДИ 2 июньнән 6 июльгә кадәр узачак. Барлыгы имтиханнарны 22 меңнән артык укучы тапшырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз