Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 2025 елдан туристлык салымы түләтә башлыйлар
2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан башкаласында кунакханәләрдә яшәү бәясеннән 1 процент күләмендә туристлык салымы түләтелә башлый. Федераль закон нигезендә минималь сумма көненә 100 сумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Шәһәр хакимияте яңа салым беренче елда ук муниципаль бюджетка кимендә 200 миллион сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип көтә. Өстәмә акчаларны инфраструктураны һәм иҗтимагый киңлекләрне яхшыртуга, шулай ук Татарстан Республикасы башкаласы туристик брендын үстерүгә юнәлтергә җыеналар.
Ял итүчеләр өчен туристлык салымы яшәү бәясенә кергән була. Аны классификацияләнгән урнашу чаралары реестрына кертелгән отельләр, кунакханәләр, хостеллар, шифаханәләр, пансионатлар, ял базалары, кемпинглар һәм мотельләр хуҗалары түләячәк.
Закон Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм инвалидларын, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидларын, беренче һәм икенче төркем инвалидларны, балачактан инвалидларны һәм инвалид балаларны туристлык салымын түләүдән азат итә. Казан хакимияте шулай ук балигъ булмаган балалаларны да салым түләүдән азат итәргә карар кылган.
Казан шәһәр Думасының «Туристлык салымы турында»гы карары проекты коррупциягә каршы экспертиза узганнан соң сессиягә чыгарылачак. ТР башкаласы башкарма комитеты Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин сүзләренчә, яңа салым «инфраструктурага йөкләнеш арту сәбәпле шәһәрне карауга тотылган өстәмә чыгымнарны компенсацияләргә ярдәм итәчәк».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз