news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2025 елда Ислам яшүсмерләр уеннары узачак

2025 елда Казанда 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге спортчылар арасында Ислам яшүсмерләр уеннары узачак. Бу хакта ТР спорт министры Владимир Леонов ведомство коллегиясе утырышында хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Олимпия советы белән берлектә «Ислам яшүсмерләре уеннары» яңа халыкара мультиспорт проектын гамәлгә ашыру буенча эш алып бара, анда ислам дөньясыннан 14-16 яшьлек яшь спортчылар катнашырга тиеш», – дип билгеләп үтте ТР Спорт министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренчә, проект «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар тарафыннан хуплау алган, шулай ук идеяне Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы секретариатында да хуплаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot