news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2025 елда гаилә коручылар саны арткан

2025 елда Казанда 11 мең 431 никах теркәлгән, бу 2024 ел күрсәткечләреннән 2,4 процентка күбрәк. Бу хакта Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

Күркәм гадәт буенча «көзге» даталар, шулай ук һәр айның 25 нче көненә зур ихтыяҗ булган. Мәсәлән, 25 май һәм 25 август көннәрен, әлеге даталар якшәмбе һәм дүшәмбегә туры килүгә карамастан, 66 һәм 59 пар сайлаган.

25 июль гаиләне теркәү өчен иң популяр көн саналган, ул вакытта 120 пар үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.

Җәй көннәрендә, гаиләләрне теркәү җомга яки шимбә көнне уздырылган очракта, гаилә коручылар саны көненә 85 парга җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot