Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 2025 елда 5 миллионынчы туристны каршы алырга өметләнәләр
2018 елда Казанга 3 миллионынчы турист килгән. Аны очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләгәннәр.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда 2025 елда 5 миллионынчы туристны каршы алырга өметләнәләр. Бу хакта журналистларга Туризм үсешенә ярдәм итү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
«Барысы да яхшы булачак һәм без 2025 елда 5 миллионынчы туристны каршы алырбыз дип уйлыйм», - диде Санникова.
9 ноябрьдә Казанга 3 миллионынчы турист килгән. Аны очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләгәннәр.
2017 елда Татарстанга килгән чит ил туристлары саны 40 процентка арткан.
- Туристлар арасында Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай һәм Тәтеш шәһәрләре популяр. 2017 елда Казан Кремлендә 2,7 миллионнан артык кеше булган, 540 мең сәяхәтче Болгарга барган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз