news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2024 елга җәмәгать транспортында йөрү тарифларын расладылар

Казанда 2024 елга җәмәгать транспортында йөрү тарифларын расладылар
Фото: © «Татар-информ»

Бүген Казанда Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында 2024 елга җәмәгать транспортында йөрү тарифларын расладылар. Утырышны ведомство рәисе Александр Груничев үткәрде.

«Тарифларны түбәндәгечә расларга тәкъдим ителә: акча түләп билет алганда 42 сум, карта белән исәп-хисап ясап билет алганда 38 сум, электрон юл билеты белән түләгәндә 38 сум, 100 һәм аннан да күбрәк сәфәргә электрон юл билеты белән түләгәндә 28 сум», - дип хәбәр итте Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының бүлек җитәкчесе Гаяз Миңнебаев.

Шул рәвешле, уртача тариф 9,5 процентка арта. Үсеш кулланучылар бәяләренең үзгәрүе, машина йөртүчеләрнең һәм кондукторларның хезмәт хакларын индексацияләү, электр энергиясе, ягулык-майлау материаллары, шина һәм техник хезмәт күрсәтү бәясе арту белән аңлатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100