Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 2022 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен үткәрергә мөмкиннәр
Татарстан башкаласында Россия Мәдәният министрлыгы һәм Хөкүмәт инициативасы белән ел саен үткәрелә торган тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау органнарының XIX бөтенроссия съезды уза.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Казанда 2022 елда Бөтендөнья мирас комитетының төп сессиясен үткәрергә мөмкиннәр. Бу хакта видеоконференция режимында ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе белдерде.
«Узган ел Бөтендөнья мирас объектларын саклау дәүләт концепциясе Генераль ассамблеясенең 22нче сессиясендә Россия яңадан комитетка сайланды. Бу безнең илгә йөкләмәләрне үтәү буенча җаваплылык билгели. Объектларны саклау белән бәйле эшләрнең торышы дөнья җәмәгатьчелеге җитди игътибарында булачак», — диде ул.
Орджоникидзе шулай ук 2022 елда Россиядә Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен үткәрү өчен инициативаны тәкъдим итү йөкләмәсе барлыгын әйтте. Казанда — төп, ә Санкт-Петербургта яшьләр версиясен, диде ул.
Исегезгә төшерәбез, быел XIX Бөтенроссия мәдәният һәйкәлләрен саклау съезды ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз