Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 2022 елда Бөтендөнья хәләл көне узачак
Бөтендөнья хәләл көне җир шарының төрле почмакларында 2014 елдан бирле ел саен үткәрелә.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). «Бөтендөнья хәләл көне» ислам бизнес-форумы (World Halal Day) 2022 елда Казанда узачак. Бу хакта әлеге форумга нигез салучы Мөхәммәд Джинна хәбәр итте дип яза Интерфакс.
«Мин бүген Бөтендөнья хәләл көнен 2022 елның июлендә Казанда узачагын игълан итүемә шатмын», — диде Джинна.
Бөтендөнья хәләл көне җир шарының төрле почмакларында 2014 елдан бирле ел саен үткәрелә. Форумның төп максаты - хәләл продукцияне алга этәрү.
2019 елда World Halal Day Россиядә беренче тапкыр Самарада Идел буе инвестицион саммиты кысаларында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз