news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2018 елгы дөнья чемпионаты башлану вакытын кирегә санаучы сәгать куелды

ФИФА президенты Джанни Инфантино сүзләренчә, турнирның Россиядә үтәчәгенә инде бернинди шик юк.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Кирилл Шлыков). Бүген Казанда рәсми рәвештә Россиядә футбол буенча ил чемпионаты башлану вакытын кирегә санауга старт бирелде. Татарстан башкаласы мундиал матчларында катнашачак шәһәрләрнең берсе булачак. Вакытны кирегә санаучы сәгать туристларның яраткан урыны – Кремль яр буенда урнаштырылды.

«Дөнья чемпионатының Россиядә узачагына бернинди шик юк. Бүгеннән башлап без аның кайчан башланачагын көнләп, сәгатьләп, хәтта минутлап санаячакбыз, – дип белдерде ачылыш тантанасында Джанни Инфантино. – Без Казанга, Татарстанга һәм Россиягә Конфедерацияләр кһәм илдөнья чемпионатын кабул итәргә әзер булган өчен рәхмәтебезне җиткерәбе».

Россия Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко үз чиратында турнирның югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанычын белдерде. «Кешеләр безгә киләчәк командаларны күреп, футбол уенын яратып караячаклар. Ә Россия кунаклары илебез тормышын күреп китәчәк», – дип белдерде ул. Мутко шулай ук ил өчен бик әһәмиятле булган турнирларга ныклы әзерлек алып барган өчен Казанга рәхмәтен җиткерде.

Үзенең җавап сүзендә Татарстан мэры Илсур Метшин Казан өчен дөнья чемпионаты уза торган шәһәр булу зур горурлык икәнен билгеләп үтте. «Кемгәдер шундый һава торышы булганда футбол уйнап булмастыр кебек тоеладыр, әмма без уйнау гына түгел, ә отып та булачагын раслаячакбыз. Ә барлык кунакларны без үз күңелебез белән җылытачакбыз», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100