Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 2017 елның "Татарстан гүзәле"н сайлаячаклар
22 гыйнварда "Пирамида" комплексында XIX "Татарстан гүзәле–2017" республика матурлык бәйгесе финалы узачак.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 22 гыйнварда Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында XIX «Татарстан гүзәле – 2017» республика матурлык конкурсы финалы узачак. Традиция буенча шоу стиль, мода һәм матурлык бәйрәме буларак үтәчәк, ул fashion-күрсәтү һәм танылган артистлар, йолдызлы кунаклар катнашында үтәчәк. Хәзер бәйге сайтында финалга чыгучыларга тавыш бирү бара, ул 30 декабрьдә старт алган иде. Тавыш бирүдә катнашу өчен smsны 5577 номерына «мисс» код сүзе һәм катнашучы саны белән җибәрергә кирәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, тамашачы күңелен яулаган кыз да бүләкләнәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, йомгаклау сайлап алу туры Казанда 25 декабрьдә сәүдә үзәкләренең берсендә үткән иде. Анда финалга чыгучы 38 конкурсант билгеләнде.
13 гыйнварда Казаннан катнашучылар өчен «Beauty Round» башкаланың «Эрмитаж» концерт-холлында үтте һәм анда «Мисс бикини» һәм «Мисс талант» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. «Мисс талант» җиңүчесе булып Екатерина Грудцова (19 яшь, КФУның II курс студенты), «Мисс бикини» номинациясендә Екатерина Тебекина (20 яшь, студент) танылды. Алар икесе дә финалчылар составына керде, дип хәбәр итә Казан хакимияте матбугат хезмәте.
16 гыйнварда Казан кызларына республика ярымфиналистлары кушылды, финал шоуына әзерлек башланды. Конкурсантлар белән профессионал режиссерлар, хореографлар, стилистлар, фотографлар, кием дизайнерлары шөгыльләнә. Финалчыларның соңгы составын жюри әлеге әзерлек нәтиҗәләреннән чыгып билгели. Финал- шоуда сәхнәгә традиция буенча Татарстанның 30 иң матур кызы чыгачак.
Иң төп ике титул финалда билгеләнә. Алар: «Казан гүзәле-2017» һәм «Татарстан гүзәле-2017». Бәйге җиңүчеләре республиканы «Россия гүзәле» милли матурлык бәйгесендә, Россиякүләм, халыкара проектларда тәкъдим итәчәк, дип хәбәр ителә бәйге сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз