news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2017 елда «Электрон чират» хезмәтеннән 12 мең тапкыр файдаланганнар

Гыйнвар ахырында «Электрон чират» Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында эшли башлый.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда 2017 елда «Электрон чират» хезмәтеннән 12 мең тапкыр файдаланганнар. Шәһәр Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта белдерде.

2016 елда әлеге проект Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятендә гамәлгә ашырыла башлады, дип ачыклык кертте Ханнанов.

«2018 елның 15 гыйнварыннан район хакимиятләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу мөмкинлеге тудырылды. Узган атнада әлеге хезмәттән 430 мәртәбә файдаланганнар. Гыйнвар ахырында «Электрон чират» Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында (һ.б.) эшли башлый. Сервистан интернет аша һәм язылу терминаллары ярдәмендә файдаланырга мөмкин», - дип хәбәр итте идарә башлыгы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot