news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2017 елда 188 ишегалды территориясе төзекләндерелгән

230 мең квадрат метр чамасы мәйданлы башкала ишегаллары ремонтына 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Казанда 2017 елда 188 ишегалды территориясе төзекләндерелгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казанда 2017 елда 230 мең квадрат метр чамасы мәйданлы 188 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Бу максатларга 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Моннан тыш, бер елда Казанның 50дән артык урамы ремонтланган. Төзекләндерү эшенә инвестиция 3,4 млрд сум тәшкил иткән.

Чаллының 26 урамында да 700 млн сумннан артык бәягә шундый эшләр башкарылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot