news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2017 елда 188 ишегалды ремонтланды

Гомуми мәйданы 230 мең квадрат метрны тәшкил иткән ишегалларын ремонтлау өчен 1 миллиард сум акча бүленде.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казанда 2017 елда гомуми мәйданы 230 мең квадрат метр булган 188 ишегалды ремонтланды. Бу максатка 1 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, быел Казанда 50 урам ремонтланды. Ремонтка инвестицияләр 3,4 миллиард сумны тәшкил итте.

Чаллыда 26 урамны ремонтлау өчен 700 миллион сум акча бүлеп бирелде.

  

news_right_1
news_right_2
news_bot