news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2017 ел яшьләренә аталган 1982 елгы капсуланы ачтылар

35 ел элек бөтенсоюз митингында беренче комсомол яшьләр төзелеш отряды МЖК-1гә яшьләргә аталган капсула тапшырылган булган.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 29 октябрь – комсомол туган көнендә Казанның 1нче торак комплексы яшьләреннән “2017 ел яшьләренә” аталган капсуланы ачтылар. Әлеге истәлекле вакыйгада Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев катнашты, дип хәбәр итте депутатның матбугат хезмәте.

35 ел элек, 1982 елның 29 октябрендә әлеге капсула киләчәк яшьләренә мөрәҗәгать белән бөтенсоюз митингында беренче комсомол яшьләр төзелеш отряды МЖК-1гә тапшырылган булган. Ә 1987 елның көзендә ул Казанның Гаврилов урамындагы 48нче йорт панеленә салына.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, әлеге комплекс аның күз алдында үскән. 1986 елдан ул Казанда Ленин районы комсомол комитетында ВЛКСМның икенче сәркатибе булган һәм биредә эш барышын күреп торган.

Аның сүзләренчә, Казанның ул чор яшьләре үз куллары белән тулы бер микрорайон һәм социаль-мәдәни инфраструктура төзегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100