news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «2017 ел җитәкчесе» республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр

ТР Премьер-министры Алексей Песошин 25 идарәчегә бүләкләр тапшырды.

Казанда «2017 ел җитәкчесе» республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр
prav.tatarstan.ru

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында «2017 ел җитәкчесе» республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин 25 идарәчегә алтын күкрәк билгеләре һәм дипломнар тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Быел лауреат исеменә икътисадның төрле тармакларына караган 123 предприятие һәм оешма җитәкчесе дәгъва кылды, диде Алексей Песошин.

«Көндәшлеккә сәләтлелек» номинациясендә - В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Хәлимов, «Инвестицион активлык өчен» номинациясендә - «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ генераль директоры Аджай Әхмәт Эрдем, «Инновацион эшчәнлектәге казанышлары өчен» номинациясендә «Диджитал Лоялти Систем» ҖЧҖ генераль директоры Вилдан Хөсәенов билгеләп үтелде.

 Бүләкләнүчеләр арасында: “Югары социаль җаваплылык өчен” номинациясендә – “Татэнерго” АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев, “Кадрлар потенциалын актив үстерү өчен” номинациясендә “Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖ директоры Шәйдулла Сәләхов, “Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-контрукторлык һәм проектлы эшләрне гамәлгә кертү өчен” номинациясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне саклау технологияләре үзәге директоры Евгений Мартынов.

“Кече (урта) эшмәкәрлек предприятиесе белән уңышлы идарә итү өчен” номинациясендә, шул исәптән, “МебеЛев” ҖЧҖ генераль директоры Дамир Каюмов, “Куркынычсыз һәм сәламәт эш шартлары формалаштыру өчен” номинациясендә “Домкор Индустрия” ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Гайнуллов, “Яңа производство булдыру өчен” номинациясендә “Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты” АҖ генераль директоры Артур Егоров бүләкләнде.

Бәйге лауреатларының тулы исемлеге ТР хөкүмәте порталында урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100