Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 2015 һәм 2018 елларда узачак Дөнья чемпионатлары өчен контролер-җаваплы оештыручыларны әзерләячәкләр
Россия Спорт министрлыгында бу мәсьәлә буенча киңәшмә узган
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда узачак Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына 1 меңнән артык контролер-җаваплы оештыручы, ә 2018 нче елда футбол мундиален үткәрү өчен 10 меңнән артык кеше кирәк булачак. Бу хакта 19 нчы ноябрьдә Россия Спорт министрлыгында Казанда 2015 нче елда Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын һәм 2018 нче елда Россиядә футбол буенча FIFA Дөнья чемпионатын уздыру өчен контролер-җаваплы оештыручыларны әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә билгеле булды, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте.
Очрашу статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова рәислегендә узган.
Киңәшмәдә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров, Россия футбол премьер-лигасының куркынычсызлык буенча директоры Александр Мейтин, Россия футбол берлегенең җанатарлар белән эшләү һәм куркынычсызлык буенча бүлек башлыгы Алексей Толкачев һәм башка рәсми затлар катнашкан.
Контролер-җаваплы оештыручылар институты 329 нчы федераль закон тарафыннан кертелгән, аның нигезендә спорт чарасын оештыручы спорт корылмасында куркынычсызлык өчен җавап бирә. Закон буенча, контролер-җаваплы оештыручылар тамашачыларны рәсми спорт ярышлары үткәрелү урыннарына керүен, тамашачыларны каршы алып, аларны керү билетларында күрсәтелгән урыннарга озатуны, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә гражданнарның шәхси әйберләрен карауны контрольдә тотып, тамашачылардан җәмәгать тәртибен һәм үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәүне таләп итәргә хокуклы.
Киңәшмәдә катнашучылар контролерны әзерләү, аларны укыту мәсьәләләре хакында фикер алышкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз