news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2015 елгы дөнья чемпионатына волонтерлар җәлеп итү үзәге ачылды

Казан һәм Татарстан буенча конкурс бер урынга - уртача 2,5, ә Россиянең кайбер төбәкләрендә 30 кешегә кадәр тәшкил итә

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген, Халыкара волонтерлар көнендә, Идел буе спорт һәм туристлык академиясендә Казанда 2015 елда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына Волонтерлар җәлеп итү үзәге ачылды.

Ачылыш алдыннан булган матбугат конференциясендә "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры урынбасары Александр Карпов сөйләгәнчә, чемпионатны үткәрүдә 2,5 мең волонтер катнашачак, аларның 2 меңе - Татарстаннан, 500е - Россия төбәкләре һәм башка илләрдән.

Бүгенгә 19,5 мең гариза бирелгән, аларның 14 меңе - Россия, 276сы - чит ил кешеләре һәм 5 меңнән артыгы - Татарстан егет һәм кызларыннан. "Казан һәм Татарстан буенча конкурс бер урынга - 2,5, ә Россиянең кайбер төбәкләрендә 30 кешегә кадәр тәшкил итә", - дип белдерде А.Карпов. Әйтергә кирәк, гаризаларны 2015 елның гыйнвар аена кадәр биреп була.

Барлык волонтерларны шартлы рәвештә 4 категориягә бүләчәкләр: гомум профиль, белгечләр (медицина хезмәткәрләре, ИТ-тармак вәкилләре), спорт һәм шәһәр волонтерлары. Барлыгы 24 эш юнәлеше. Волонтерлар өчен транспортта бушлай йөрү, яшәү, объектларда туклану, кием, сәламәтлек һәм тормышны иминләштерү, мотивиация һәм мәдәни программа каралган. Сүз уңаенда, волонтерлар тамашачылар сыйфатында ярышларны карый ала, аларга биш элементтан торган стандарт маркетинг җыелмасы да бирелә. Шулай ук спортның су төрләре чемпионаты илчеләреннән мастер-класслар һәм башка чаралар да оештыру ниятләнә.  

Башка шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән волонтерларны Универсиада авылында урнаштырачаклар, аларны өч тапкыр ашату каралган. Спорт проектлары башкарма дирекциясенең волонтерлар белән эшләү департаменты директоры Анна Захматова белдергәнчә, волонтерның бер көн яшәве  550 сумга төшә, ә туендыру - көненә 600 сум.

Волонтерлар командасын 1 апрельгә туплап бетерү ниятләнә. Аларның спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатындагы эше 20 июльдә башланып, 20 августта тәмамланчак.

Волонтерлар җәлеп итү үзәген ачып, спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры кандидатларга үз көчләренә ышаныч теләде. "Киләчәктә 2017 елгы Конфедерациялә кубогы һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатында да катнашырсыз дип өметләнәм", - дип билгеләп үтте А.Кадыйров. Үзәк  белән танышканнан соң, волонтерларны сайлап алу өчен уңайлы шартлар булдырылуны ассызыклады.

Әйтергә кирәк: бүген "Ел волонтеры" тантанасы да уза. Нәтиҗәләр 7 номинация буенча чыгарыла, аларның иң төпләре - "Ел волонтеры" һәм "Елның волонтер үзәге".        

news_right_1
news_right_2
news_bot