news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2015 елгы дөнья чемпионаты югары дәрәҗәдә узачак - Мария Киселева

Олимпия чемпионы бөтен кешене Россия спортчыларына теләктәшлек күрсәтергә чакырды

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева Казанда 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты иң югары дәрәҗәдә узачак дип ышана. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгында үткән матбугат конференциясендә белдерде.

Спикер әлеге чемпионатның рәсми илчесе булу аның өчен зур мәртәбә булуын да билгеләп үтте. "Мине илче итеп сайлаулары өчен рәхмәтлемен. Минем илче буларак төп бурычым - спортның су төрләрен популярлаштыру һәм чемпионатка һәм анда катнашучыларга карата кызыксыну уяту", - диде ул. "Аның иң югары дәрәҗәдә үткәреләчәгенә шик юк. 2013 елда Казанда Универсиаданың гаҗәеп дәрәҗәдә узуы хакындагы хатирәләр дә яңа. Универсиада калдырган мирас шәһәрне башка дәрәҗәгә чыгарды", - дип ассызыклады ул. Мария Киселева шулай ук Россия спортчыларына теләктәшлек күрсәтергә чакырды. "Үз диварлары безнең спортчыларга булышыр дип ышанасы килә. Күрсәткечләр Казанда узган Универсиада һәм Сочидагы Олимпиададагы кебек шаккатыргыч булсын иде", дип билгеләп үтте спортчы. "Мин бөтен кешене спортның су төрләрендә үзебезнекеләр өчен җанатарга чакырам. Безнең теләктәшлек чыннан да булыша, моны мин элеккеге спортчы буларак әйтәм. Стартка әзерләнгән вакытта синең өчен ничек җан атуларын һәм теләктәшлек күрсәтүләрен тоеп торасың. Бу бик тә мөһим", - дип белдерде Олимпия чемпионы. Ул шулай ук спортчыларның тамашачыларны һәм судьяларны таң калдыру өчен осталыкларын шомартып, көнгә 10ар сәгать шөгыльләнүләрен дә сөйләде.       

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100