news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 2014-2020 елларга телләр турындагы дәүләт программасын тормышка ашыру презентацияләнә

Программа кысаларындагы бурычларның бер блогы – татар-рус һәм рус-татар машина тәрҗемәсе системасын булдыру

 (Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). 27 гыйнварда Татарстан башкаласында “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” турындагы дәүләт программасын тормышка ашыруның презентациясе уздырылачак. Әлеге программа кысаларындагы бурычларның бер блогы – татар-рус һәм рус-татар машина тәрҗемәсе системасын булдыру. Бу блоктагы бурычларны үтәү, рус-татар парлы ике телле глоссарий һәм тәрҗемәләрнең электрон базасын булдыру максатыннан, дәүләт хакимияте органнары тәрҗемәчеләренең инновацион лингвистик технологияләр белән актив рәвештә эшләвен күз уңында тота.

Презентациягә ТР Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре чакырулы, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot