news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2014-2020 елларда ТР да талантлар белән идарә итү буенча дәүләт программасын эшләү турында фикерләштеләр

Сессия нәтиҗәләре буенча проектларны бердәм күзаллау презентацияләнгән, шулай ук башлангыч чаралар концепциясе һәм программасы тәгаенләнгән

  (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). “Идел” яшьләр үзәге базасында, “Перспектива” проекты кысаларында “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә” дәүләт программасы проектының юл картасын эшләү буенча эксперт сессиясе узды.

«Перспектива» проекты – ул Татарстан балаларын һәм яшьләрен үстерү һәм интеллектуаль-иҗат потенциалы концепциясен гамәлгә кую буенча эш.

Сессиядә сәләтле һәм талантлы балалар белән эшләү буенча проект һәм программа лидерлары Татарстан лидерлары белән бергә проектны ничек күзаллауларын белдерделәр, программаны эшләделәр һәм аларны гамәлгә кую ысулларын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә “Идея” технопаркы матбугат хезмәте.

Сессия нәтиҗәләре буенча проектларны бердәм күзаллау презентацияләнгән, шулай ук башлангыч чаралар концепциясе һәм программасы тәгаенләнгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100