news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда 2013 елда узачак Универсиада авылы мэры билгеләнде
Бу вазыйфаны элек Казан шәһәре башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Фәрит Абдулганиев биләячәк
Скопировать ссылку
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда 2013 елда узачак Универсиада авылы мэры билгеләнде. Бу вазыйфаны элек Казан шәһәре башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Фәрит Абдулганиев биләячәк.
Бүген Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе вакытында Фәрит Абдулганиевны коллегаларына тәкъдим итте. Мэр ышандырганча, Ф.Абдулганиев яхшы әзерлек мәктәбен үткән, Казанда 2011 һәм 2013 елларда студентларның спорт уеннарын кабул итү хокукын яулау өчен барган заявка кампанияләрендә актив катнашкан.
“Универсиада авылы мэры каршында зур бурычлар тора. Студентларның җәйге уеннары вакытында Авылда 14 меңләп кеше – спортчылар, аларның тренерлары, аларга хезмәт күрсәтүче персонал яшәячәге алга куелган бурычның күләмле булуын күрсәтә”, - диде Илсур Метшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot