Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 2012 елгы “ТЭФИ-Регион” Бөтенроссия телевизион конкурсының финал этабы башлана
Аның ачылыш тантанасы бүген Казан Ратушасында, ябылышы берсекөнгә “Пирамида”да була
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанда 2012 елгы “ТЭФИ-Регион” Бөтенроссия телевизион конкурсының финал этабы башлана. Аның ачылыш тантанасы Казан Ратушасында кичке 8 нче яртыга билгеләнгән, ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29ы кичке 7дә “Пирамида” комплексында була.
Шушы ике тантана арасында иртәгә сәгать 11дән “Ривьера” комплексында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин катнашында “Төбәк телевидениесенең киләчәге” темасына дискуссия, 2дән Россия телевидениесе академиясе әгъзасы Владимир Познер модераторлыгында “Яңалыклар яңача” темасына конференция уздырыла, соңгысында Татарстан ягыннан Россия телевидениесе академиясе әгъзасы, “ТНВ” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов доклад белән чыга. Кичке 7дә исә конкурсның мәдәни-күңел ачу программасы кысаларында “Күптөсмерле Россия-2012” VI Бөтенроссия журналистлар конкурсы лауреатлары бүләкләнә.
29 ноябрьда сәгать 11дән, шулай ук, “Риврьера”да “Идеяләр питчингы” конкурсы финалистлары проектларын тәкъдим итә (кинопроектны, финанслауны үз өстенә алырга әзер инвесторларны табу максатыннан, презентацияләү питчинг дип атала). Көндезге 2дән исә “Телевизион рейтинг башта культураны һәлак итә, аннары – икътисадны” темасына дискуссия башлана һәм аны Россия телевидениесе академиясе әгъзасы, Россия культурологы, ММЧ социологы, “Искусство кино” журналы баш редакторы Даниил Дондурей алып бара. Аннары, алдарак әйтелгәнчә, “Пирамида”да “ТЭФИ-Регион” Бөтенроссия телевизион конкурсының быелгы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.
Конкурс “Мәгълүмати телетапшыру”, “Агарту һәм күңел ачу телетапшырулары” дигән ике блокка бүлеп төп 19 номинациядә бәяләнә, алардан кала, Россия телевидение академиясе фондының РФ Спорт министрлыгы белән берлектә гамәлгә куйган махсус номинацияләре дә каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз