Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 2012 елда балаларның ялларын оештыру мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итәчәкләр
Гражданнарны ТР Иҗтимагый палатасы, шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре кабул итәчәк
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). 26 һәм 27 апрель көннәрендә сәгать14.00-17.00 кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының халыкны кабул итү бүлмәсендә (Казан, Кремль, 0 подъезды, 1 кат) “Балаларның җәйге ялларын оештыру” дигән темага халыкны кабул итү булачак.
Гражданнарны ТР Иҗтимагый палатасы, шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре кабул итәчәк.
Сорауларны түбәндәге телефон аша бирергә мөмкин: 567-80-94, дип хәбәр итә Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз