news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2009 елда “Сәламәтлек” илкүләм проектын гамәлгә кую нәтиҗәсе буенча фикерләштеләр

Казанда ТР Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитетының һәм “Сәламәтлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиянең утырышы узды

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кичә Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен белгечләр әзерләү буенча уку-методика үзәгендә ТР Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитетының һәм “Сәламәтлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча комиссиянең утырышы узды.
Утырышта ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Президенты Аппараты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, республиканың профиль ведомствосының җаваплы хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Утырыш алдыннан ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашучылар өчен үзәк буенча экскурсия үткәрде һәм аның эше турында сөйләде.
Комитет башлыгы Светлана Захарова утырышны ачып, бүген каралган мәсьәләләрнең актуальлеге шик уятмый, дип белдерде. “Кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү проблемасы сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле бурычлар исәбендә. Республикада бу өлкәдә проблемаларны хәл итү өчен күп эш башкарыла. Казанда һәм республика районнарында кан тамырларын дәвалау үзәкләре ачу 2007 ел белән чагыштырганда инсульттан үлүчләр санын 13 процентка киметү мөмкинлеге бирде”, - дип ассызыклады ул.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина ярдәме сыйфатын котрольдә тоту һәм стандартлаштыру тармагын үстерү идарәсе башлыгы Галина Лысенко 2009 елда республикада “Сәламәтлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында белдерде. “Һәр юнәлеш буенча үткәрелә торган эшләрнең интенсивлыгы югары дәрәҗәдә. Проект башында ук эшләп киткән юнәлешләр гамәлгә ашыруның тотрыклы режимына чыкты”, - диде Галина Лысенко.
ТР илкүләм проектын гамәлгә ашыру елларында федераль бюджеттан 9 млрд. сумнан артык акча алынган. Илкүләм проектның төп юнәлешләре финанслашуы өчен ТР бюджетыннан 4,5 млрд. сумнан артык акча бирелгән. Демографик вәзгыятьнең яхшыруы күзәтелү яхшы нәтиҗә булып тора. Халыкның табигый кимүе 3 тапкыр кимегән, туучылар саны 4,2 тапкыр арткан, үлүчеләр саны 2,3 тапкыр кимегән.
2009 ел башыннан ТРда илкүләм проектның 13 юнәлеше гамәлгә ашырылган һәм яңа өч юнәлешне эшли башлаган. Министрлык “Сәламәтлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча халыкны сәләмәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү, М-7 федераль трассада юл-транспорт һәлакәтендә ярдәм күрсәтү, кан бирү хезмәтен оештыруны камилләштерү юнәлешләре буенча эшли башлады.
Узган елда Татарстанда 14 сәламәтлек үзәге эшли башлады. ТРга федераль бюджеттан 10 млн. сумга якын акча кергән. ТР бюджетыннан бу максатларга 3,2 млн. сум бүлеп бирелгән.
2009 елда югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә федераль бюджеттан 161,954 млн. сум бирелгән. Югары технологияле медицина ярдәме алу өчен федераль учреждениеләргә республикада яшәүче 2136 кеше җибәрелгән. Республиканың медицина учреждениеләрендә 15759 республикалыга шундый ярдәм күрсәтелгән, шул исәптә дәүләт күрсәтмәсе буенча - 1136 пациентка.
Быел илкүләм проектның перспективалы юнәлешләре арасында – онкология һәм кан тамырлары белән авыручыларга, М-5 трассасында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү; халыкны туберкулез булу булмавын ачыклау буенча тикшеренү уздыру һәм туберкулез белән авыручыларны дәвалау. Бу чараларны гамәлгә ашыру кысаларында федераль бюджеттан медцина җиһазлары, дарулар һәм с автотранспорт сатып алуга акча бүлеп бирү планлаштырыла.
Баш мие кан әйләнеше кискен бозылу белән интегүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Руфинә Голубева чыгыш ясады.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерү буенча алдынгы позицияне били. Татарстанда бер елда кан әйләнеше системасы авыруларыннан 30 мең кеше үлә. Нигездә, алар – инсульт һәм миокард инфаркты. 2009 елда 100 мең өлкән кешегә инсульт белән авыруның 375 очрагы теркәлгән (11426 кеше хастаханәгә озатылган), ә 2008 елда 100 мең өлкән кешегә инсульт белән авыруның 358,7 очрагы туры килә (10790 кеше хастаханәгә озатылган).
РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министрлыгы белән Илкүләм инсультка каршы көрәш ассоциациясе тарафыннан 2007-2010 елларда Россиядә кан тамырлары авырулары белән интегүчеләргә күрсәтелә торган медицина ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнгән. Моның белән бәйле рәвештә республикада кан тамырлары авыркуларын кисәтү, диагноз кую һәм дәвалауны оптимальләштерүгә юнәдерелгән чаралар кабул ителде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча нигезләмә кабул ителде, анда депутатлар кан тамырлары белән авыручыларга камил медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар каралган республика максатчан программасын эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Монна тыш, ТР Сәламәтлек министрлыгына кан тамырларын дәвалау үзәкләрен медицина җиһазлары белән тәэмин итү, инсульт булган кешеләрне реабилитацияләү системасын камилләштерү буенча эшләрне дәвам итәргә күрсәтмә бирелде. ТР районнары һәм шәһәр округлары җитәкчеләренә медицина кадрларын җәлеп итү өчен шартлар тудырырга, торак алу мөмкинлекләре булдырырыга тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100