news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “2009 ел мөслимә туташы” бәйгесе 23 декабрьдә уза

Конкурста кияүдә булмаган, актив, акыллы, Ислам динен тотучы, милли гореф-гадәтләрне, милли аш-су төрләрен әзерли һәм кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтә белгән, флористика серләренә төшенгән, милли төсмердәге киемнәрне тәкъдим итә алган кызлар катнашу

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Мөслимәләр берлеге Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Ислам фәнен, мәдәниятын һәм мәгарифен үстерү фонды белән берлектә оештырылган “2009 ел мөслимә туташы” бәйгесендә катнашырга чакыра. Конкурс ТДГПУда 23 декабрьдә 18-25 яшьлек мөслимә туташлар арасында үтәчәк.
Оештыру комитетыннан алынган хәбәрләргә караганда, бәйгенең республиканың хатын-кызлар хәрәкәтен үстерү, әхлакый кыйммәтләрне пропагандалау, сафлык-пакълык, мөслимәнең максатчанлыгы турында җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәтләрен торгызу, гаилә мөнәсәбәтләренә өйрәтүдә булышлык итү һ.б. максатларны күз алдында тота.
Конкурста кияүдә булмаган, актив, акыллы, Ислам динен тотучы, милли гореф-гадәтләрне, милли аш-су төрләрен әзерли һәм кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтә белгән, флористика серләренә төшенгән, милли төсмердәге киемнәрне тәкъдим итә алган кызлар катнашу мөмкинлегенә ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100