news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 200 чамасы уен җиһазлары юк ителгән

Юкка чыгарылган җиһазларның бер өлеше законсыз рәвештә уен аппаратлары җитештерүче казанлыдан алынган

  (Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан полициясе хезмәткәрләре Казанның Мәскәү районы судының законсыз уен җиһазлары җитештерүче эше буенча карарын гамәлгә куя, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 2013 елның апрелендә полиция казанлының законсыз рәвештә уен җиһазлары әзерләү белән шөгыльләнүен ачыклаган. Сатып алучылар - Казан һәм якындагы төбәкләрнең уен бизнесын оештыручылар. Оперативниклар тикшерү өчен 2 млн сумлык 53 уен аппараты сатып алган. Җитештерүче тоткарланган. Тоткарланучы товар билгесен законсыз рәвештә куллану сәбәпле, чын хуҗага 6 миллион сумнан артык зыян китерелгән.
Суд 37 яшьлек ир-атны 1 ел 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Уен җиһазлары суд карары буенча юкка чыгарылырга тиеш.
Шулай ук рейд вакытында полиция хезмәткәрләре тарафыннан алынган уен аппаратлары да юк ителгән. Барлыгы 183 уен аппараты һ.б. кирәк-яраклар юк ителгән.
Агымдагы елның гыйнварыннан алып полиция хезмәткәрләре 3 меңгә якын тикшерү үткәргән. Хокук бозу турында 3 меңгә якын беркетмә төзелгән, 13 миллион сумнан артык штраф салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100