news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 20 метрлы "Җиңү байрагы"н ачтылар һәм Мәңгелек утка чәчәк салдылар

Казанның Җиңү паркына “Яшь армия– Җиңүдән Җиңүләргә!” автомаршы катнашучылары килде.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Казанның Җиңү паркында кичә “Яшь армия– Җиңүдән Җиңүләргә!” автомаршы катнашучылары Мәңгелек утка чәчәк салды. Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Р. Борһанов, аның урынбасары Л.Сулима, “Яшь армия” (“ЮНАРМИЯ”) Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте баш штабы әгъзасы Д.Побилат, Россия Дәүләт Думасы депутаты О.Павлова катнашты.

Чара кысаларында Җиңү байрагының 20 метрлы күчерелмәсен ачу булды.

Шуннан соң Җиңү символы һәм ““Яшь армия” әләме генерал-майор, “Яшь армия” (“ЮНАРМИЯ”) Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте төбәк штабы җитәкчесе А.Бородинга тапшырылды.

Автомаршта “Яшь армия” (“ЮНАРМИЯ”) Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте төбәк бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot