news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда 20 мәктәп ашханәсен модернизацияләү 43,2 миллион сумга төшкән
"Мәктәп рестораны" проектында катнаша торган мәктәпләр саны 22гә җитте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Динара Сираҗиева). Казанда 20 мәктәп ашханәсен модернизацияләү 43,2 миллион сумга төшкән. Бу хакта Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты берләшмәсе генераль директоры Гүзәл Ананьева җиткерде.
15 мәктәпнең туклану урыннарына планлы төзекләндерү үткәрелгән һәм кирәкле җиһаз сатып алынган. Моның өчен 15,8 миллион сум акча тотылган. Гомумән алганда әлеге ашханәләргә 2250 кеше сыя.
Моннан тыш биш мәктәп “Мәктәп рестораны” проектына кушылган. Шулай итеп, Казанда андый мәктәпләр саны 22гә җитте. Ашханәләрне ресторан форматына үзгәртүгә 27,4 миллион сум акча тотылган.
Хәзерләү ашханәләре белән чагыштырганда рестораннарда кайнар ризык белән тәэмин ителеш 10-20 процентка югарырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot