news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 20 июньгә кадәр кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте, машина кую урыннары чикләнә

Казанда 14 июньнән 20 июньгә кадәр Россия – АСЕАН саммитына әзерлек һәм аны уздыру эшләренә бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтенә, парковкаларга вакытлыча чикләүләр кертелә. Чикләү чаралары шулай ук шәхси мобиль җайланмаларга, робот-ташучыларга да кагыла. Ихтыяҗ булган очракта, транспорт хәрәкәте 14 июнь көнне 00:00 сәгатьтән 20 июньдә 23:59 сәгатькә кадәр туктатыла.

Моннан тыш, бу көннәрдә куркыныч матдәләр ташучы транспорт чараларының хәрәкәтен һәм тукталышын чикләячәкләр. Иминлекне тәэмин итү өчен кайбер участокларда вакытлыча юл билгеләре куела, аерым юллар йөк техникасы белән капланачак, махсус блоклар белән ябылачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 17–19 июнь көннәрендә узачак Россия – АСЕАН саммитына зур әзерлек эшләре бара. Халыкара вакыйга уңаеннан башкалада юл һәм туристлык инфраструктурасы тәртипкә китерелә, шәһәр киңлекләре төзекләндерелә, куркынычсызлык чаралары көчәйтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot