Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 2 мең белгеч катнашында III Россия халыкара неврологлар конгрессы узачак
Конгресста РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова да катнашыр дип көтелә
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Иртәгә Казанда рәсми рәвештә «Цереброваскуляр патология һәм инсульт» дигән III Россия халыкара неврологлар конгрессы ачыла. Анда Россия төбәкләре, БДБ, Европа, Төньяк Америка илләреннән 2 меңгә якын делегат һәм кунак катнашачак. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
Конгресста РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова да катнашыр дип көтелә. Гадел Вафин сүзләренчә, ел саен республикада баш мие кан әйләнеше бозылган 14 меңгә якын кеше хастаханәләргә салына. Аның сүзләренчә, Татарстанда кан тамырларын дәвалау үзәкләре уңышлы эшли, алар авыруларга тиз арада диагноз куярга мөмкинлек бирүгән заманча компьютер томографлары белән җиһазландырылган.
"Диагноз куелганнан соң, мультидисциплинар команда эшли башлый. Казанда неврологлар конгрессы гына узып калмый, бирегә реабилитолог, нейрохирург, анестезиолог, функциональ диагностлар да килде. Бүгенге көндә мультидисциплинар якын килү алгы планга чыга, бөтенесе бердәм клиник тәкъдимнәр буенча эшли, ягъни командалар өйрәтелә", - дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры. Бүгенгә Татарстанда барлыгы 17 кан тамырларын дәвалау үзәге эшли.
Н.И.Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы Евгений Гусев сүзләренчә, Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте Казанны цереброваскуляр патология һәм инсульт буенча конгресс үткәрү өчен махсус сайлаган. Моңа кадәр андый конгресс Мәскәү белән Санкт-Петербургта гына узган булган. Аның сүзләренчә, Россиядә ел саен 450 меңгә якын инсульт теркәлә. Шул ук вакытта инсульт башка авырулар килеп чыгуга да сәбәп булып тора.
"Конгресс эшендә Россиянең 1,5 меңнән артык әйдәп баручы белгече, моннан тыш, дөньяның әйдәп баручы белгечләре, профессорлар, пациентларга ярдәм күрсәтү буенча зур тәҗрибәгә ия неврологлар катнашу бик тә әһәмиятле", - дип билгеләп үтте Е.Гусев. Аның сүзләренчә, мондый хезмәттәшлек авыруларга ярдәм күрсәтүнең оптималь критерийларын эшләргә мөмкинлек бирә. Татарстанда кан тамырларын дәвалау үзәкләренә инсульт шиге белән пациентларның 80 проценттан артыгы салына. Биредә, әлеге чирне вакытында кисәтү мөһим, диләр белгечләр.
Очрашуга нәтиҗә ясап, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы Евгений Гусев республика җитәкчеләренә неврологлар конгрессы үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз