Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 2 көндә исерек килеш транспорт белән идарә иткән 24 кеше тоткарланган
Узган ялларда 2824 машина йөртүче, 553 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда узган ялларда 2824 машина йөртүче, 553 җәяүле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган. Аерым алганда, шуларның беренчеләреннән 212 кеше каршы як юлга чыккан, 292се куркынычсызлык каешларын эләктермәгән, 75е пассажир ташу кагыйдәләрен бозган, шул исәптән балаларны утыргычка беркетеп кую җайланмасы булмаган өчен җаваплылыкка тартылса, 24е исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.
Искәртеп үтәбез: гомумән алганда, узган ялларда Казан урамнарында 407 транспорт һәлакәте булган, 8ендә кешеләр каза күргән: 2 җәяүлене тапту, 6 машина бәрелү очрагы булган һәм барлыгы 15 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, имгәнгән.
Әлеге мәгълүматлар Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз