Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 2 көн берничә телевизион һәм радиоканал эшләмәячәк
Сәбәп – планлы төзекләндерү эшләре алып бару
(Казан, 19 май, “Татар-информ”). Казанда 21 һәм 22 май көннәрендә сәгать иртәнге 9дан алып кичке 5кә кадәр эфир тапшыргычларын сүндерү планлаштырылган. Сүндереп тору “Татарстан Республикасы радиотеле тапшыру үзәге” (“РТПЦ Республики Татарстан”) Россия телевизион һәм радиотапшыргыч челтәре филиалы радиотелеүзәгендә планлы ремонт эшләре башкаруга бәйле, дип хәбәр итә Россия коммуникацияләр күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе.
Шул рәвешле, әлеге эш атнасы азагында эш сәгатьләрендә “Первый”, “Россия + Татарстан”, “Россия-Культура”, “Петербург – 5 канал”, “Татарстан – Яңа гасыр”, “Звезда”, беренче һәм икенче мультиплекс программалары һәм “Радио России + Татарстан” радиоканалы, шулай ук “Дети ФМ” һәм “Радио “Ретро ФМ” радиоканаллары трансляцияләнми торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз