Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 2 февральдә укучыларны янәдән дистанцион укытуга күчерәчәкләр
Дүшәмбе, 2 февральдә, Казан гомуми белем бирү мәктәпләре дистанцион һәм электрон форматта эшләвен дәвам итәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Бу хакта карар көчле кар яву дәвам итү һәм «Буран» планы гамәлдә булу сәбәпле кабул ителгән.
Балалар бакчаларында ата-аналары өйдә калдыра алмаган балалар өчен дежур төркемнәр эшләячәк.
Музыка, сәнгать һәм спорт мәктәпләрендәге, яшүсмерләр клубларындагы дәресләр, шулай ук мәдәният йортларындагы чаралар үткәрелмәячәк.
Моннан тыш, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрен дистанцион эш режимына күчерергә киңәш ителә.
Казанда элегрәк «Буран» планы игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, шимбә, 31 гыйнварда, укучылар дистанцион һәм электрон уку форматына күчерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз