Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 2 декабрьдә бушлай юридик консультацияләр көне узачак
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Татарстанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар ункөнлеге уза. Аның кысаларында республиканың Юстиция министрлыгы бушлай юридик консультацияләр көне үткәрергә планлаштыра. Чара 2 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында (Казан, Павлюхин урамы, 57) сәгать 10:00 дән 13:00 гә кадәр булачак.
Гражданнар хезмәт һәм пенсия хокукы, шулай ук медицина һәм социаль тәэмин итүне дә кертеп, киң даирә сораулар буенча хокукый ярдәм ала алачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, шул исәптән инвалидлыгы булганнарның мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.
Консультацияләрне профильле ведомство белгечләре, шулай ук нотариус һәм адвокат күрсәтәчәк. Катнашырга теләүчеләргә үзләре белән паспорт һәм кызыксындырган мәсьәләгә кагылышлы документлар булуы шарт. Кабул итү тере чират тәртибендә башкарылачак, катнашу бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз