news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 2-5 гыйнвар көннәрендә кунакханәләр 80 процентка тулыр дип фаразлана

«Татарстан, Казан халкы һәм барлык туристлар коронавирустан вакцинация турында QR код кирәген белә. Туристик агентлыклар да бу хакта хәбәрдар итә», — диде Ләйлә Фазлыева.

Казанда 2-5 гыйнвар көннәрендә кунакханәләр 80 процентка тулыр дип фаразлана
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Яңа ел каникулларында кунакханәләргә туристлар агымы 2-5 гыйнварда булыр дип фаразлана. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бу хакта Хөкүмәт йортында брифингта хәбәр итте.

«Татарстан, Казан халкы һәм барлык туристлар коронавирустан вакцинация турында QR код кирәген белә. Туристик агентлыклар да бу хакта хәбәрдар итә, — диде ул. 

Туристларны 308 отель кабул итәчәк. «Бүген кунакханәләр тулылыгы 70 процент дип фаразлана. 2-5 гыйнварда — 80 процент, 6-9 гыйнварда кунакханәләр тулылыгы 50 процент тәшкил итәр дип көтелә. 

Ләйлә Фазлыева туристлар яратып йөри торган урыннарның берсе «Кыш бабай» экскурсиясе булуын әйтте. «Биредә кунакларны милли мохиттә каршы алачаклар. Бу экскурсия балаларда, олыларда популяр санала», — диде.

Вице-премьер бәйрәм чараларын оештыручыларга курынычсызлык чараларын тәэмин итү буенча җаваплылык йөкләнгәнен әйтте. Термометрия, санитайзерлар — барысы да булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100