Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 1977 елдан бирле үзгәрмәгән температура рекорды куелды
29 ноябрьдә Казанда яңа температура рекорды куелды, ул инде ярты гасырга якын торган күрсәткечтән дә артып китте. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Метеорологик күзәтүләр мәгълүматларына караганда, шәһәрдә максималь һава температурасы +5,8 тан +6 градуска кадәр җиткән. Бу исә 1977 елда теркәлгән һәм +5 градус булган алдагы абсолют максимумнан зуррак.
Элегрәк Татарстанга һәм Үзәк Россиягә салкыннар декабрьнең икенче яртысында гына киләчәге турында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз