news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 1967 нче елгы ир-ат югалган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Казан шәһәренең Әбсәләмов урамында яшәүче 1967 елгы Илдус Сәлимҗан улы Шакирҗанов 4 май көнне өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Әлеге факт буенча Россия тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Казанның Яңа Савин районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖКның 105 нче маддәсенең 1 бүлеге буенча (кеше үтерү) җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта, әлеге фактның барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан, оператив-тикшеренү эшләре бара.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу эш буенча нинди дә булса мәгълүматка ия булуычыларны 8-903-062-93-39, 02, 052 телефоннары буенча шалтыратып, хәбәр итүләрен сорый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100